news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Россия Геройларын котладылар

Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Россия Геройларын котладылар
https://tatmsk.tatarstan.ru/

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Ватан Геройлары көненә багышланган традицион очрашу узды. Бу хакта Вәкилллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Россия Геройлары катнашты, алар Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы составына керә. Чарада Марат Алыков, Рафыйк Ихсанов, Сергей Тулин, Игорь Уразаев, космоска ике очыш ясаган очучы-космонавт Сергей Рыжиков (Бөгелмәдә туып-үскән), Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясенең беренче Герое, очучы-космонавт Сергей Крикалев булды.

Яңа гына Россия Герое булучылар Тулы вәкаләтле вәкиллеккә беренче тапкыр килде. Алар быел Украинадагы махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнгән. Алар Казан югары танк училищесын тәмамлаучы майорлар Раил Габдрахманов, Иван Додосов һәм Артур Орлов.

Раил Габдрахманов һәм Иван Додосов Татарстан Республикасында туып-үскән, Артур Орлов Удмуртия Республикасында туган, аның әнисе - татар.

Геройларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министрының урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле генерал-майор Равил Әхмәтшин котлады.

«Сезнең һәркайсыгызга рәхмәт сүзләрен әйтергә телим. Сез - үзегезнең гражданлык бурычыгызны үтәү үрнәге. Герой исемен болай гына бирмиләр. Аны бары тик тырыш хезмәт, вакыйгаларга патриотик караш белән генә алырга мөмкин», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Хәрби дан һәм батырлык бәйрәме 2007 елдан 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне сугыш кырларында батырлык күрсәткән Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, тыныч вакытта куркуны белмәгән, батыр һәм көчле рухлы кешеләрне хөрмәтлиләр.
news_right_1
news_right_2
news_bot