news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тукай районында Юрий Белоусов исемендәге туризм фестивале була

Татарстанның Тукай районында Юрий Белоусов исемендәге туризм фестивале була
"Якты юл"

Тукай районының Шилнә урманында зур спорт һәм туризм чарасы – Юрий Белоусов исемендәге туризм фестивале уза. Быел ул 6нчы тапкыр, 2-3 сентябрьдә туризмга битараф булмаган, табигатьне һәм спортны бар җаны-тәне белән яратучыларны үзендә җыячак. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге фестиваль атаклы, Чаллы шәһәрендә генә түгел, бөтен республикада һәм аннан да чит төбәкләрдә таныш булган турист Юрий Белоусов истәлегенә багышланган. Аның әти-әнисе Алексей һәм Ольга, апасы Александра Белоусовлар шулай ук туризмга балачактан ук гашыйк кешеләр.

Юрий көтмәгәндә 34 яшендә һәлак булгач, Александра энесенең дуслары белән аның хөрмәтенә туризм фестивале оештырырга һәм аның аркылы балалар, яшьләр һәм гаиләләр арасында спортка, туризмга карата кызыксынуны арттыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруны максат итеп куялар. Чөнки, исән чагында Юрий Белоусов үзе дә мондый төрдәге эшне актив алып барган, балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт, хәйрия чаралары оештырып, көченнән килгәнчә ярдәм иткән.

«Фестивальне без 2018 елдан бирле уздырабыз һәм беренче тапкыр үткәндә аны фестиваль дип авыз тутырып әйтеп тә булмый иде. Аннары, тора-бара ул үзеннән-үзе киң колач җәя башлады. Әйтик, 2021 елда үткән слетта җәмгысы 1 меңнән артык кеше катнашты. Аларның 300дән артыгы – 16 яшькә кадәр булган балалар. Быел исә фестивальдә 2500 ярымнан артык кеше катнашыр дип көтәбез. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: чарада катнашу тулысынча бушлай һәм анда катнашучы гаиләләрне, балаларны һәм өлкәннәрне иганәчеләребез әзерләгән кызыклы призлар һәм гомумән ике көнлек кызыклы программа көтә», – дип сөйләде чара турында Александра Белоусова.

Юрий Белоусов исемендәге слетта быел да күпкырлы, олысы-кечесе өчен кызыклы булган мәйданчыклар эшлиячәк. Бу каршылыклы «Маугли» спорт полосасы да, «Бәхет букчасы» уен мәйданчыгы, «Доктор Зотов» сәламәтлек мәйданчык һәм башкалар. Моннан кала, чарада музыкаль мәйданчыклар да, чын туристлар ашый торган боткалы кыр кухнясы да оештырылачак. Ике көнлек туристик слетта бард җырлары була һәм шулай ук балалы гаиләләр җирлектә төнге ореинтлашу кебек кызыклы чарада да үз көчләрен сыный алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100