news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тукай районында ятим балаларга фатир ачкычларын тапшырдылар

Татарстанның Тукай районында ятим балаларга фатир ачкычларын тапшырдылар
"Якты юл"

Татарстанның Тукай районында ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга фатир ачкычларын тапшырдылар. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, аның төзелеш буенча урынбасары Әнәс Гәрәев, подрядчы оешма вәкиле катнашты. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Круглое Поле авылы урамында өч дүрт фатирлы йортта алар хуҗа булды. Йортлар бик матур урында төзелгән, яннарында яшел чыршылар һәм ак каеннар үсә. Аларга таба каты өслекле юл салынган, төзелеш һәм ремонт сезоны башлангач юл төзүчеләр анда вак таш һәм ком өске катламын түшәячәк. Йортта ремонт югары сыйфатлы һәм зәвыклы итеп эшләнгән. Күченергә барлык шартлар да бар.

Ачкычларны тапшыру тантанасыннан соң без яңа фатирларга күчүчеләрдән фикерләре турында сораштык. Новотроицкидан Вадим Локманов фатир ачкычын алырга килгән. 

«Вадим-яхшы егет, хәзер экскаваторчы булырга укый. Минем кызым Валерия белән гаилә корырга телиләр. Монда урын бик яхшы. Ә төзүчеләр намус белән эшләде, дәгъвалар юк, рәхмәт. Яшьләр монда озак һәм бәхетле яшәсен, оныкларым белән сөендерсен», - дип сөйләде Олег Степанюк.

Иштирәк ФАПы фельдшеры Алия Каюмова Фатыйма әбисе белән бергә яңа фатир бусагасын атлады.

«Алия әти-әнисе үлгәннән соң минем белән үсте. Оныгыма нибары 13 яшь иде, ул чакта Гөлназ вафат булды. Бүген бөтен гаиләбез өчен шундый шатлыклы көн, сүзләр белән әйтү кыен. Фатир якты, чиста, тәртипле, тормыш өчен барысы да бар. Ятим балаларга ярдәм иткән өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт», – диде ул.

Комсомолец поселогыннан Даша үзенең яңа торагын күргәч шатлыгыннан елый башлады. Вероника Крохина гаиләсе бүген үк биредә өй туен билгеләп үтәргә җыенуын әйтте.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100