news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тукай районында яшәүче үз хисабына музей тота һәм күчмә экскурсияләр оештыра

Татарстанның Тукай районында яшәүче үз хисабына музей тота һәм күчмә экскурсияләр оештыра
Фото: Михаил Жилин архивыннан

Татарстанның Тукай районы «Татарстан» совхозы бистәсендә экспонатларга бай музей эшли. Аны шунда яшәүче Михаил Жилин үз хисабына баета, төрле очрашулар үткәрә. Музей бистә мәктәбенең бер бүлмәсендә урнашкан. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Заманында музейны Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның атказанган укытучысы Хәсән Батыршин ачкан. Ул биредә укытучы, укыту бүлеге мөдире, 1946-1973 елларда мәктәп директоры булып эшләгән. Иртәдән кичкә кадәр мәктәптә булган, гомере буе мәктәп музее ачарга хыялланган. Туган якның тарихын өйрәнгән, тикшерү-эзләү экспедицияләрендә катнашкан. «Татарстан» совхозы бистәсе территориясендә мамонт сөяге табылгач, ул мәктәпнең бер бүлмәсен музей итә.

Фото: © Михаил Жилин архивыннан

Мамонт сөягеннән һәм берничә экспонаттан башланган музей әкренләп тулылана. Биредә халыкның тормыш-көнкүреш әйберләре: йон эрләү, туку станоклары, самоварлар, үтүкләр, эш кораллары, савыт-саба, Бөек Ватан сугышы экспонатлары урын алган. Монда балалар өчен төрле патриотик чаралар үткәрәләр.

Хәсән абый лаеклы ялга чыккач та 10 еллап музейны эшләтеп тора әле. Ул олыгайгач, музей үсештән туктый. Моннан берничә ел элек поселок мәктәбенең элеккеге укучысы, хокук саклау органнарында эшләп лаеклы ялга чыккан Михаил Жилин музейны җанландыру эшенә алына. Ул үз хисабына музейның матди-техник базасын ныгыта, экспонатлар белән баета.

Михаил Жилин 1988 елда мәктәпне тәмамлаган, армиядән соң эчке эшләр идарәсе системасында эшләгән. Отставкадагы өлкән прапорщик. Ул кинолог булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Төньяк Кавказ, Чечня республикаларында кайнар нокталарда булган.

© Фото: Михаил Жилин архивыннан

«Мин зур геройлык эшләмәдем инде. География укытучысы Лидия Кликич башлаган эшне генә дәвам иттем: экспонатлар бирдем, стендлар, тумбалар алдым. Мәгълүматларны тулыландырдым. Бу эшләрнең барысын да буш вакытларымда этләр дрессировкалаудан кергән акчага башкардым. Миңа Фәнис Хаҗиев белән Васил Гайфуллин ярдәм итә. Без өчәү бер команда булып эшлибез. Шулай ук элек эзләү отрядында йөргән дусларым да, хезмәттәшләрем дә булыша. Тикшерү экспедицияләрендә, Карелия һәм Волгоградта хәтер вахтасында табылган экспонатларны музейга бирәбез», – ди Михаил Владимирович.

Аның әйтүенчә, музейдагы Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә кагылышлы күчмә экспонатларны Чаллы һәм Тукай районы мәктәп укучылары кызыксынып карый. Михаил Владимирвич укучылар өчен еш кына күчмә экскурсияләр оештыра. Моның өчен аңа авылдашлары рәхмәтле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100