news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тукай районында укучыларны «Яшь армиячеләр» сафларына кабул иттеләр

Татарстанның Тукай районында укучыларны «Яшь армиячеләр» сафларына кабул иттеләр
Фото: https://tukai-rt.ru/

Бүген Тукай районы Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемендәге Теләнче Тамак мәктәбендә 6 класс укучыларын «Яшь армиячеләр» сафларына кабул итү булды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Чара Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучы елына һәм герой Нурми Шәриповның тууына 100 ел тулуга багышланды. «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүген 2 миллионга якын бала «Яшь армиячеләр» балалар-яшүсмерләр хәрби–патриотик иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлегенә җәлеп ителгән.

Балаларны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга мәртәбәле кунаклар: Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев һәм гадәттәгечә Россия чик сакчылары берлеге ветераннары килде.

Балаларны Яшь армиячеләр сафына Тукай районы буенча «Яшь армиячеләр» штабы җитәкчесе Альберт Баһаветдинов кабул итте. Кунаклар балаларга илебезнең чын патриотлары булуларын һәм Яшь армиячеләрнең горур исемен лаеклы йөртүләрен теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100