news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Тукай районында махсус хәрби операциядәгеләр өчен хәләл тушенкалар җыялар

Татарстанның Тукай районында махсус хәрби операциядәгеләр өчен хәләл тушенкалар җыялар
Фото: "Татар-информ" архивы

Тукай районы мөхтәсибәте каршындагы «Благочестие – Ихсан» хәйрия төркеме хәрбиләргә гуманитар йөк туплый. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.

«Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «СВОих не бросаем» проекты кысаларында хәләл тушёнкалар җыябыз. Алар ТР Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» фондына тапшырылачак. Аннан хәрбиләргә җибәреләчәк», – диелә белдерүдә.

Тушёнкаларны 7 майга кадәр Гвардейская урамы, 9А адресы буенча урнашкан «Ихлас» мәчетендә кабул итәләр.

Ярдәм итәргә теләүчеләр тушёнка алу өчен акча да күчерә ала.

Реквизитлар: 4276 6200 2911 1378

СБП: 987 421 27 30

Артём (Сәлман хәзрәт) Илгизович

news_right_1
news_right_2
news_bot