Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Тукай районында машина йөртүче яшүсмер җәяүлене таптаткан
Узган шимбәдә Чаллы – Борды автоюлының 11 нче километрында юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән.
Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «унлы» автомобиле белән машина йөртү таныклыгы булмаган 16 яшьлек яшүсмер идарә иткән. Ул 50 яшьлек ир-атны җәяүлеләр кичүендә таптаткан. Җәяүле җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Билгеләп үтелгәнчә, элек яшүсмер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз