Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Тукай районында Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды
Тукай районында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы булды. Бу – районда шагыйрь хөрмәтенә куелган беренче монумент, дип хәбәр итә муниципалитет хакимияте.

Ачылыш тантанасына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та килгән иде. Район башлыгы Фаил Камаев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин белән бергә ул яңа һәйкәлгә, шулай ук сугышта һәлак булган хәрбиләр обелискына чәчәкләр салды.
Шуннан соң Әхмәтов Яңа бистәсендә яңартылган паркны һәм капиталь ремонттан соң ачылган Мәдәният йортын карады. Шулай ук иҗтимагый киңлектән ерак түгел урнашкан чаңгы базасы белән танышты. Ул модуль бинаны, биатлон стадионын һәм чаңгы-роллер трассасын үз эченә ала.
Соңыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
Фото: © ТР Тукай районы администрациясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз