news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Тукай районында 618 урынга исәпләнгән яңа мәктәп корпусы ачылды

Татарстанның Тукай районы Кече Шилнә авылында урта мәктәпнең өстәмә корпусы төзелеп беткән. Дүрт катлы яңа бина 618 укучыга исәпләнгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итә.

Корпусның гомуми мәйданы – 5,7 мең кв.метр. Биредә 26 уку кабинеты, өстәмә белем бирү өчен өч класс һәм компьютер классы җиһазландырылган. Шулай ук укытучылар бүлмәләре, уку-укыту бүлеге мөдире һәм психолог кабинетлары да каралган.

Бинада иҗади дәресләр һәм түгәрәкләр өчен кабинетлар, әдәби-драма студиясе һәм иркен ашханә урнашкан. Укучылар һәм педагогларга уңайлы булсын өчен, яңа корпус мәктәпнең төп бинасы белән ябык кичү юлы аша тоташтырылган.

Уку йорты тулысынча яңа һәм заманча җиһазлар һәм кирәкле инвентарь белән җиһазландырылган.

Объект төзелеше үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot