Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Тукай районына солдат истәлеге сиксән елдан соң әйләнеп кайтты
Тукай районы Күзкәй авылына сөенечле хәбәр килеп төшкән. 1942 елда Смоленск тирәсендә барган каты сугышларда Вязьма җирендә ятып калган, ә өенә хәбәрсез югалды дигән хат килгән Әхкыяметдин Камалетдиновның җәсәде һәм шәхси әйберләрен Смоленск шәһәренең «Эхо» эзтабарлар отряды эзләүчеләре тапкан.
80 елга якын җир астында яткан газиз истәлекләрне Түбән Каманың «Нефтехимик» эзтабарлар отрядына тапшырганнар. Билгеле сәбәпләр аркасында экспедиция әлеге табышны туган авылына шушы көннәрдә генә китереп җиткерде, дип хәбәр итә авылның китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова. Бу турыда «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Истәлекле әйберләр сугышчының кызы Нуриягә тапшырылган. Нурия Гыймазиева әтисе сугышка чыгып киткәндә әнисенең карынында калган. Бер тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмыйча гомер иткән. Бүген менә аның кулында кадерле истәлек – әтисенең сугыш юлларында йөрткән шәхси әйберләре: медальон, кашык, портмоне, пәке, патроннар... Ни хикмәт, сиксән елга якын вакыт узса да алар әйбәт сакланган.
Тәнзилә апа Шәйхнурованың әйтүенчә, табылдыкларны тапшырырга Түбән Камадан «Нефтехим» эзләнү экспедициясе әгъзалары да килгән.
«Безнең эзтабарлар менә 17 ел инде яңгыр, буран дими, сазлыкларда, урман аланнарында ятып калган солдатларны эзли. Менә бүгенге кебек, аларның якыннарын шатландыру, батыр исемнәрен мәңгеләштерү өчен меңәрләгән чакрым юл үтә. Күпме еллар узса да ватаныбызны саклап шәһит киткән ил улларының батырлыгы онытылмый, эзтабарлар сугыш мәхшәрендә теләсә кайда җирләнгән соңгы солдатның каберен тапканчы бу игелекле эш тукталмас», – диде экспедиция җитәкчесе Ольга Ланцова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз