news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тукай районы Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән заманча мәктәп ачылды

Татарстанның Тукай районы Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән заманча мәктәп ачылды
"Якты юл"

Татарстанның Тукай районы Шилнәбаш авылында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 100 урынга исәпләнгән заманча мәктәп ачылды. Бу хакта «Якты юл» газетасы хәбрә итә.

Бу мөһим вакыйгада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Эльмира Низамиева, район мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүче педагоглар, авыл җирлекләре башлыклары, хакимияттә төрле вазифа башкаручы җитәкчеләр катнашты. Шилнәбашлыларның шатлыгын уртаклашырга район авылларыннан байтак кунак килгән иде.

Аннары район башлыгы һәм министр «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Республика хәйрия акциясе буенча беренче сыйныфка баручы җитмеш җиде балага мәктәп әсбаплары тутырылган портфельләр өләште.

Тантананың иң дулкынландыргыч өлеше мәктәпнең символик ачкычын тапшыру мизгеле булды. Шилнәбаш гомумбелем бирү мәктәбе директоры Татьяна Калугина «Газстройсервис» ҖЧҖе директоры Равил Ярмиев кулыннан символик ачкычны кабул итеп алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100