Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Тукай районы махсус операция зонасына 39 нчы гуманитар ярдәм җибәрде
Татарстанның Тукай районы хакимияте махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен чираттагы, 39 нчы гуманитар ярдәм җибәрүне оештырды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Йөкнең составы: махсус аппаратура һәм генераторлар, бөҗәкләрдән саклану чаралары (москит челтәрләре), озак вакыт саклана торган азык-төлек җыелмалары, автомобиль.
Хәзерге вакытта йөкне район волонтерлары Донецк Халык Республикасы территориясенә хәрби бурычларны үтәүче хәрбиләргә тапшыру өчен ташый.
Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев җирле халыкка рәхмәт белдерде. «Ярдәм җыюда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәм безнең хәрбиләргә өстәмә ышаныч бирә», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз