news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Татарстанның Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Фото: https://tukai-rt.ru

Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән очрашты. Формаль булмаган шартларда алар чәй эчкәндә үз хезмәтләренә һәм агымдагы вазгыятькә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Камил Нәҗмиев шулай ук хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады, хезмәтләре һәм Ватанга тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде. Мондый очрашулар хәрбиләрнең рухын саклап калырга, җитәкчелек белән элемтәне ныгытырга ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100