news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Тукай районы авылларында Сабан туена бүләкләр җыйдылар

Татарстанның Тукай районы авылларында Сабан туена бүләкләр җыйдылар
Фото: https://tukai-rt.ru/

Татарстанның Тукай районы авылларында Сабан туена әйбер җыю, яулык җыю – хәзер дә күңелле күренеш булып тора. Иске Дөреш авылында әлеге йола елдан ел яшьләрне-өлкәннәре берләштерә. Бу хакта «Якты юл» хәбәр итә.

Гармун тарткан, җыр сузган егетләр, кызлар авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, бүләкләр җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы, хуҗабикәләр, күрше-тирә җыелышып бүләк җыючыларны капка алдында көтеп ала.

Искәртик, быел район Сабан туе 8 июнь көнне Кызыл-Байрак авылында узачак. Бәйрәмнең махсус кунаклары Айдар Фәйзрахманов һәм Данир Сабиров була.

news_right_1
news_right_2
news_bot