Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның тугыз фильмы Мәскәүдә күрсәтеләчәк
Татарстанда төшерелгән тугыз фильм Мәскәүдә күрсәтеләчәк. Татарстан киносы көннәре 21-24 август көннәрендә үткәрелә.
«Фильмнарны РФ Кинематографистлар берлегенең Үзәк кино йортында, «Поклонка» кинотеатрында һәм Россия дәүләт балалар китапханәсендә карарга мөмкин булачак», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.
Фильмнарны «Татаркино» җитәкчесе һәм продюсер Миләүшә Айтуганова, режиссерлар Айназ Мөхәммәтҗанов, Әмир Галиәскаров, Илшат Рәхимбай, Сергей Киатров һәм актер Илфат Камалиев тәкъдим итәчәк.
Татарстан киносы көннәре 21 августта 17.00 сәгатьтә Үзәк кино йортында «Ибн Фадлан» фильмы белән ачыла. 19.00 сәгатьтә тамашачы «Микулай» фильмын төшерүче команда белән очраша ала.
22 августта 17.00 сәгатьтә «Татармультфильм»ның анимацион фильмнары күрсәтелә. 19.00 сәгатьтә Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» фильмын карап була.
«Поклонка» кинотеатрында 21 августта «Әпипә», «Без 41нче ел балалары» һәм «Сөмбел» фильмнары тәкъдим ителә. 23 августта «Хәлимә», «Мулла» һәм «Исәнмесез» фильмнары күрсәтелә.
Россия дәүләт балалар китапханәсендә 24 августта мультфильмнар күрсәтелә.
«Татаркино» фильмнарны түләүсез, әмма алдан теркәлеп карап булачагын әйтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз