Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Түбән Кама районында яшәүче тыл хезмәтчәне 95 яшьлек юбилеен каршы алды
Татарстанның Түбән Кама районында яшәүче тыл хезмәтчәне Александра Бочарова 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Александра Андреевна 1931 елның 1 июнендә ТАССРның Кама Аланы авылында туган. Мәктәптә биш класс тәмамлаган. Сугыш елларында совхоз кырларында эшләгән, арыш урган, утын әзерләүдә катнашкан. Сугыштан соң да Татарстандагы төрле урманнарда эшләвен дәвам иткән. Пенсиягә чыкканчы фермада хезмәт куйган», – дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Александра Андреевна өч бала тәрбияләп үстергән. Ул юбилей медальләре, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән һәм хезмәт ветераны исеменә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз