Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның төзелеш тармагында кадрлар кытлыгы саклана
Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында үткәрелгән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә көн кадагындагы мәсьәләләр күтәрелде. Узган елда профильле уку йортларын 5700 белгеч тәмамлаган. Шуңа да карамастан, кадрлар кытлыгы проблемасы кискен булып кала. Бүгенге көндә 23 меңнән артык вакансия ачык, аларның күпчелеген төзелеш тармагында.
«Кадрлар әзерләү төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бүген төзелеш тармагы бик югары технологияле. Белгечләр әзерләү темасы өстенлекле булырга тиеш. Аннары төзелеш тармагын цифрлаштыру һәм социаль объектларны эксплуатацияләүгә катгый контроль кертү эшен дәвам итәргә кирәк», – дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Цифрлаштыру кысаларында Казан агломерациясе территориясендә республика инженерлык инфраструктурасының җылылык, су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләрен колачлый торган цифрлы базасы булдырылган. Эш өч төрле юнәлештә алып барыла: архивларны инвентаризацияләү һәм кәгазь чыганаклардан белешмәләрне күчерү, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан алынган мәгълүматны эшкәртү һәм милекчеләрне җәлеп итеп, урыннарда челтәрләрне геодезиядән төшерү, дип белдерделәр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.
- 2026 елда цифрлаштыру Кама агломерациясендә – Чаллыда, аннан соң Тукай, Түбән Кама һәм Алабуга районнарында башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз