Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татарстанның торак пунктлары» энциклопедиясе акча булмау сәбәпле тулысынча басылмаган
Иллюстрацияле фәнни-популяр басмага төбәкләрнең тарихы, шәхесләре, табигате, мәдәнияте, демографиясе, сәнәгате, авыл хуҗалыгы тармагы, археологик һәм тарихи һәйкәлләре турында белешмә тупланган.
«Татарстан Республикасының торак пунктлары» энциклопедиясенең 2-3 томнары акча булмау сәбәпле басылмаган. 1нче томга 14 район гына кергән.
«1нче томы рус телендә 2018 елда чыкты. Аның татарча варианты хәзер нәшриятта ята. 2-3 томнары тулысынча әзер. Акча бирсәләр, без аларны шундук нәшриятка тапшыра алабыз. Финанс кыенлыклар аркасында эш тукталып калды», - диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Энциклопедиянең 1нче томына Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Алабуга, Балык Бистәсе районнарының 1200дән артык торак пункты кергән. Калган районнар буенча мәгълүмат 2нче һәм 3нче томнарга тупланган, ләкин алар китап булып басылмаган.
Иллюстрацияле фәнни-популяр басмага төбәкләрнең тарихы, шәхесләре, табигате, мәдәнияте, демографиясе, сәнәгате, авыл хуҗалыгы тармагы, археологик һәм тарихи һәйкәлләре турында белешмә тупланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз