news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйды

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйды
Фото: Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов ведомство хезмәткәрләре белән бергә Татарстан Республикасы хәрбиләренә җыелган гуманитар ярдәмне «Фронтовые перевозчики» хәйрия фонды вәкилләренә шәхсән тапшырдылар. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре үз куллары белән окоп шәмнәре ясадылар һәм кирәкле медикаментлар сатып алдылар. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сугышчыларга безнең ярдәм – безнең ил мәнфәгатьләрен яклаучылар өчен без эшли алганның кечкенә өлеше. Без хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәкбез», – диде Гайнетдинов.

Фото: © Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

«Фронтовые перевозчики» хәйрия фонды ай саен махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар ярдәм белән икедән өчкә кадәр йөк автомобиле җибәрә. Йөкләрне формалаштыру хәрбиләрнең конкрет сораулары нигезендә башкарыла. Илтеп җиткерү бик кыска вакыт эчендә – бер тәүлек туктаусыз хәрәкәттә башкарыла.

Дәүләт комитеты җыйган гуманитар ярдәм бер атнадан алгы сызыкка китереләчәк, ул адреслы рәвештә Татарстан Республикасы хәрбиләренә тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot