Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасының тантаналы ачылышы узды
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасының төзекләндерү эшләреннән соң тантаналы ачылышы узды. Бинаны төзекләндерүгә Татарстан Республикасы ярдәм итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул җыелган кунакларны әлеге зур вакыйга белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шулай ук чарада Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов, хөкүмәт әгъзалары, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азербайҗан республикаларының Екатеринбург шәһәрендәге вәкиллеге хезмәткәрләре, Свердловск, Курган, Чиләбе өлкәләрендәге һәм Пермь краендагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиллеге Агафуровлар йорты дип аталган, тарихи архитектура һәйкәле статусын йөрткән бинада урнашкан. Бу йортны 1895 елда Екатеринбургта танылган байлар, меценатлар, татар мөселман тормышына даими ярдәм итеп торган Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кашафетдин Агафуровлар төзегән. Архитекторы Юлий Дютель.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз