Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның спорт инфраструктурасын үстерүгә 5,6 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелә
Татарстанга 2019-2026 елларга спорт инфраструктурасын үстерү өчен федераль бюджеттан 5,6 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Россия спорт министры урынбасары Алексей Морозов РФ Дәүләт Думасы Физик культура һәм спорт комитетының Казанда узган күчмә утырышында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
«Татарстанда системалы нигездә профессионаллар эшли, алар гражданнарның барлык категорияләрен физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә. Без дә читтә калмыйбыз. 2019-2026 елларда республика өчен инфраструктура спорт проектларына инвестицияләр күләме 5,6 миллиард сумнан артык тәшкил итә», - дип искәртте түрә.
Министр урынбасары шулай ук бүген Татарстанда 12 меңгә якын спорт объекты (аларның 6 меңгә якыны – авылда) эшләвен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз