Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Социаль иминият фонды шифаханәләргә 14 меңнән артык кешене ялга җибәрәчәк
2022 елда татарстанлыларны реабилитацияләүнең техник чаралары, протез-ортопедия эшләнмәләре һәм шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 1,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе вазифаларын башкаручы Фердинат Закиров хәбәр итте.
«Шуның 1,3 млрд сумы реабилитация өчен кирәкле техник чараларны сатып алуга, 325 млн сумнан күбрәк компенсация түләүгә, 200 млн сумнан артыгы шифаханә - курорт дәвалануына кулланылды. Әгәр реабилитациянең техник чарасын мөстәкыйль сатып алырга карар итсә, ул кеше чыгымнарны компенсацияләү өчен безгә мөрәҗәгать итә ала», — дип аңлатты спикер.
Закиров татарстанлыларның электрон сертификат рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килгәнлеген искәртте. Бу реабилитация чараларын сатып алу өчен дәүләт ярдәмен алырга мөмкинлек бирә торган яңа түләү ысулы. Реабилитацияләүнең техник чараларын алу хокукын электрон сертификат ярдәмендә федераль ташлама алучылар, шулай ук производствода зыян күргән кешеләр файдалана ала. Быел 940тан артык кеше мондый мөмкинлектән файдаланган.
Социаль иминият фонды вәкиле шифаханә-курорт дәвалавын оештыру турында да сөйләде. «Быел 14,2 меңнән артык кешене сәламәтләндерү планлаштырылган. Шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин итү өчен 41 контракт төзелгән. Федераль ташламалардан файдаланучылар өчен 8 меңнән артык, инвалид балалар өчен 1,7 мең юллама алынган. Шулай ук производствода зыян күргән 1,4 меңгә якын кеше федераль реабилитацияләү үзәкләренә җибәрелгән», — дип өстәде Закиров.
Моннан тыш, Татарстанда пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга 3 меңнән артык санатор-курорт юлламалары сатып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз