news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның сигез шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды

Татарстанның сигез шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.

«Игътибар! Чистай, Зәй, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләренә БПЛА һөҗүме куркынычы бетерелде, Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы саклана», – диелә хәбәрдә.

27 июльдә 4.48 сәгатьтән Татарстанда пилотсыз пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә. 5.17 дә республикада ракета һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казанда сиреналар һәм Һава тревогасы турында хәбәр итүләр яңгырады. 5.42 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы гражданнарга Татарстанның 10 шәһәренә БПЛА һөҗүме куркынычы турында хәбәр итте. 6.36 да Казанга һәм Яшел Үзәнгә БПЛА һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылуы турында игълан ителде. 7.23 тә Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot