news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның сигез шәһәренә төнлә пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы игълан ителде

Татарстанның сигез шәһәренә пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.

«Игътибар! Чистай, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләренә БПЛА һөҗүме куркынычы яный. Куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк», - диелә хәбәрдә.

7 сентябрьдә 1.57 сәгатьтә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы кертелде. Республика аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр гамәлдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot