news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның сигез районында «Безнең ишегалды» проекты буенча юл салу эшләре тәмамланды

Аксубай, Актаныш, Чүпрәле һәм Татарстанның тагын биш районында «Безнең ишегалды» программасы буенча юл салу эшләре тулысынча тәмамланды. Бу хакта республика программасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башка муниципаль берәмлекләрдә юллар һәм тротуарлар төзү һәм ремонтлау эшләре бүгенге көндә уртача 85 процентка җитә.

Моннан тыш, 2022 елда төзекләндерү эшләре планлаштырылган ишегалларының яртысында тышкы яктырту корылмаларын урнаштыру төгәлләнде. Шулай итеп, 22 районда ишегаллары яктыртылды. Тиздән эшләр Әгерҗе, Апас, Мамадыш, Кама Тамагы, Спас районнарында тәмамланачак.

Шулай ук республиканың 38 районында балалар өчен уен, спорт һәм урам җиһазлары урнаштыру эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы буенча 2022 елда республикада 1 212 ишегалды төзекләндерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot