news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллеге: Питер укучысы татар тарихын кызыксынып укый

«Китапларны, басма матбугатны Татарстаннан яздырып ала идек», - диде Дамир Сабиров.

Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллеге: Питер укучысы татар тарихын кызыксынып укый
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкил урынбасары Дамир Сабиров сүзләренчә, Төньяк башкалада китап укучылар өчен татар халкының мәдәнияте һәм тарихы темаларына иҗат ителгән әдәбияты кызыклы.

«Татарча китапларны Александр Грибоедов исемендәге китапханәнең Милли әдәбиятлар үзәгенә тапшырдык. Китапларны, басма матбугатны Татарстаннан яздырып ала идек. Аларның бер өлешен хезмәттәшлек иткән китапханәләргә таратып чыктык. Китапханә хезмәткәрләреннән сорашкан булды, татарча китапларны сирәк укыйлар икән. Күбесенчә рус телендә язылган татар тарихы белән кызыксыналар», - диде ул Татар милли-мәдәни автономиясендә Татарстан журналистлары белән очрашуда.

Санкт-Петербургның Михаил Ломоносов исемендәге Үзәк район китапханәсе мөдире Илсөя Садриева шәһәрнең төрле китапханәләрендә татар язучылары белән очрашулар үткәрүне, «Татмедиа»да чыга торган басмаларны китапханәгә җибәрүне сорады. «Китапханәдә татар әдәбияты фонды бүлеген булдырасыбыз килә. Җитәкчебез бу тәкъдимгә бик уңай карый, теләктәшлек белдерә», - диде ул.

«Санкт-Петербург китапханәләрен Татарстанда чыккан китаплар, газета-журналлар белән тәэмин итеп булса, бик сөенер идек. Бездә Россиядә яшәүче милләт вәкилләренең әдәбиятына кытлык. Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәмендә татар әдәбияты килеп иреште, китапларны фондка керттек. Ләкин бу гына аз, фондыбыз Татарстанда чыккан китаплар белән тулыланып торса иде», - диде ул.

Илсөя Садриева Үзәк район китапханәсендә Татарстанның мәдәният учреждениеләре – китапханә, музыка мәктәпләре белән онлайн очрашулар үткәрү тәҗрибәсе барлыгын әйтте.

«Поэтический транзит» проекты кысаларында беренче чараны танылган язучы Зифа Кадыйрова ачып җибәргән иде. Ул мондагы язучылар белән очрашу үткәрде, фондка китапларын бүләк итте. Питерда татар язучылары белән очрашу-кичәләрнең уздырылуын телибез. Хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итәм», - диде ул.

Китапханә мөдире Санкт-Петербургны Россиядә китап уку буенча алдынгы шәһәрләрнең берсе дип атады. «Татарстан талантлы язучыларга бай төбәк. Барысын да таныту мөмкинлеге зур түгел, чөнки Санкт-Петербургта бу очрашуларны әһәмиятле дип тапмадылар. Узган ел Татарстан Президенты бу елны милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан иткәч, карашлар үзгәрде», - дип аңлатты Илсөя Садриева.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков булдыра алганча ярдәм күрсәтәчәген әйтте. «Китап-журналларны җибәрү эшен оештырырга тырышырбыз», - диде.

  • Очрашуда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә Татарстан журналистлары – «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев, журналистлар Регина Яфарова һәм Зилә Мөбәрәкшина, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Идел» журналы мөхәррире Гөлүсә Закирова катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100