news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән чикләре расланган

Татарстанның Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән чикләрен билгеләү турында килешүләр расланган. Бу мәсьәлә буенча бүген парламентның 36 нчы утырышында республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин чыгыш ясады.

Ул Татарстан белән чиктәш төбәкләр арасында чикләрне билгеләү эше азагына якынлашып килүен искәртте. Хәзерге вакытта бары тик Киров өлкәсе белән чикләрне билгеләү эшен төгәллисе калган.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Римма Ратникова бу мәсьәлә буенча чыгыш ясап, комитеттан уңай бәяләмә булуын әйтте.

Шул рәвешле, депутатлар Татарстанның Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән чикләре турында Дәүләт Советы Карарын кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot