news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат
Владимир Васильев

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булган. Аңа 53 яшь иде.

Кайгылы хәбәрне «Татар-информ» агентлыгы чыганаклары раслады.

Мәрхүмне соңгы юлга озату урыны һәм вакыты соңрак билгеле булачак.

  • Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2009–2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2014–2018). 
  • 2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100