news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге чарасында 13 Россия Герое катнашты

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге чарасында 13 Россия Герое катнашты

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге Ватан Геройлары көне уңаеннан Н.Н.Бурденко госпиталендә Офицерлар клубы очрашуы узды. Чарада 13 Россия Герое катнашты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде.

Ул госпитальдә дәваланучы Татарстан хәрбиләре белән очрашты һәм тәүлек әйләнәсе эшләүче медицина персоналына рәхмәт белдерде.

Тантаналы очрашуда 13 Россия Герое, шул исәптән алты махсус операция хәрбие катнашты. Алар арасында Степан Белов, Борис Дудко, Иван Жарский, Михаил Марцев, Артур Орлов һәм Айнур Сафиуллин булды. Чарада шулай ук Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Россия Геройлары – Марат Алыков, Ильяс Дауди, Рәфыйк Ихсанов, Венер Мөхәммәтгәрәев һәм Сергей Тулин катнашты.

Моннан тыш, очрашуда очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое Сергей Крикалев һәм Россиянең бүгенге көндә иң танылган десантчыларының берсе, Россия Геройлар ассоциациясе президенты, генерал-полковник Владимир Шаманов та бар иде.

Катнашучылар медицина хезмәте ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйды. Аннан соң тантаналы җыелыш узды. Равил Әхмәтшин Ватан Геройлары буыннары дәвамчанлыгының мөһимлеген ассызыклады һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Равил Әхмәтшин, Владимир Шаманов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән хәрбиләргә Татарстан вәкиллегеннән мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot