news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә яшен суккан ике эшчегә ярдәм күрсәтәләр

Татарстанның Лаеш районы Столбище авылында ике ир-ат яшен сугу нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр алган. Республика клиник хастаханәсендә «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны расладылар.

39 һәм 52 яшьлек ир-атларны, яңгыр астында каядыр барган вакытта, көтмәгәндә яшен суккан. Бүген иртәнге уннар тирәсендә зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасында Республика клиник хастаханәсенә китерделәр.

39 яшьлек ир-ат тәненең 30 проценты 1-2 дәрәҗәдә пешкән, аны реанимация бүлегенә салганнар. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. 52 яшьлек ир-ат исә аягы авыртуга һәм оюга зарланган. Ул йөрәк ритмы бозылуны хирургик дәвалау һәм электрокардиостимуляция бүлегендә даими күзәтү астында булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot