Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның почта бүлекләре вакытлыча эш графигын үзгәртәчәк
Татарстан почта бүлекләре вакытлыча эш графигын үзгәртәчәк. Бу алдагы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән бәйле.
31 декабрьдә республиканың барлык почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскарачак, ә 1-2 гыйнвар һәм 7 гыйнвар ял көннәре булачак. Шулай ук бу көннәрдә хат ташучылар почта посылкаларын һәм вакытлы матбугат таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар ТР Пенсия фонды белән килештерелгән график буенча өләшәчәк.
3-6 гыйнварларда, шулай ук 8-9 гыйнварларда барлык почта бүлекләре гадәти график буенча эшләячәк, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.
Кайбер авыл һәм шәһәр почта бүлекләре махсус график буенча эшли ала. «Россия почтасы» мобиль кушымтасында һәм компания сайтында эш режимын ачыкларга яки картадан якындагы ачык почта бүлеген табып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз