Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Питрәч районында берничә көчекне үтергән ир-ат тоткарланган
Полиция Татарстанның Питрәч районында берничә көчекне үтергән ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство белешмәсе буенча, полициягә дүрт көчек үтерелүе турында хәбәр килә. Оператив-эзләү чаралары барышында җинаять кылуда шикләнеп Иске Шигали авылы кешесен тоткарлыйлар. 47 яшьлек ир-ат бу гамәлен этләр кешеләрне тешләү куркынычы өчен борчылганга эшләвен аңлата.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара. Экспертиза билгеләнгән, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
«Татар-информ»га билгеле булганча, әлеге ир-ат хәмер куллану белән мавыга. Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Питрәч районында хайваннарны күпләп үтерү очрагы булды. Иске Шигали авылында кечкенә көчекләр үтерелә, аларның берсен асып куелган хәлдә табалар. Татарстанның Питрәч районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, җинаятьчене хокук саклау органнары тапкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз