news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның өч спортчысына көрәш буенча Россиянең спорт мастеры исеме бирелде

Татарстанның өч спортчысына көрәш буенча Россиянең спорт мастеры исеме бирелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның өч спортчысына көрәш буенча Россиянең спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы карарны Россиянең спорт министры Михаил Дегтярев имзалаган.

Әлеге карар нигезендә Татарстан көрәшчеләре Рүзәл Багиров, Илназ Димиев һәм Илнар Яруллин Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot