Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның өч районында М7 трассасы участокларында тизлек 50 км/сәг кә кадәр чикләнде
Татарстанның Яшел Үзән, Биектау һәм Питрәч районнарында М7 трассасының 786-794 км һәм 812-824 км участокларында хәрәкәт тизлеге 50 км/сәг кә кадәр чикләнде. Моннан тыш, машиналар йөри торган юл тарайган. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әлеге чара ремонт эшләре вакытында юлда йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк», - дип аңлаттылар ведомствода.
Машина йөртүчеләргә шулай ук Алабуга (1026 - 1038 км) һәм Менделеевск (Ижевск һәм Пермь якынрак урыннарда) районнарында да игътибарлы булырга кирәк. Монда ремонт сәбәпле локаль чикләүләр булырга мөмкин.
Моннан тыш, реконструкцияләү сәбәпле, юл-төзелеш сезоны ахырына кадәр М7 юлында Яшел Үзән, Югары Ослан, Тукай, Минзәлә һәм Актаныш районнарында 754-772 км һәм 1061-1167 км участокларында тизлек чикләнәчәк.
Автомобильчеләргә вакытлы юл билгеләре һәм сызыклары таләпләрен үтәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз