news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч районында бал кортлары күпләп үлү очраклары теркәлгән

Кортлар иң күп үлгән районнар – Аксубай, Арча, Әлмәт.

Татарстанның өч районында бал кортлары күпләп үлү очраклары теркәлгән

Татарстанның Аксубай, Арча, Әлмәт районнарында күпләп бал кортлары үлү очрагы теркәлгән.

Әлмәтнең Кузай авылында җиде хуҗалык, Арчаның Шәке авылында бер хуҗалык зыян күргән. Шулай ук Аксубай районында да кортлар күпләп үлгән дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы белгече Алмаз Гамиров.

«Ничә корт үлгәнен төгәл әйтеп булмый, чөнки күпчелек очракта агудан очыш кортлары гына зыян күрә. Умарта кортының көче, әлбәттә, кими, ләкин алар тулысынча үлеп бетми», – дип әйтте ул.

Алмаз Гамиров белдерүенчә, кортлар үлү очраклары булу белән җирле үзидарә органннарына, ветеринар хезмәткә, полиция, Россельхознадзор һәм Роспотребнадзорга хәбәр итәргә кирәк. Умартачылар судка да мөрәҗәгать итә ала.

«Кортларның агуланы очраклары ачыкланса, умартачылар судка мөрәҗәгать итеп, үзләренең хокукларын яклый ала. Суд карары буенча алар хуҗалыклардан китергән зыян өчен компенсация алырга мөмкин. Судка мөрәҗәгать итү өчен умарталыкның паспорты булырга тиеш», – дип сөйләде Алмаз Гамиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100