news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның өч районы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрде

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар йөкләрне Тукай, Балык Бистәсе һәм Биектау районнарыннан формалаштырдылар һәм Луганск Халык Республикасына җибәрделәр. Йөк составында – азык-төлек продуктлары, кием-салым, аяк киемнәре, объектларны ныгыту өчен материаллар.

Тукай районы 400 пар аяк киеме, ун рулон металл челтәр, шулай ук мотоцикл базасындагы кыр кухнясы җибәргән. Балык Бистәсе районыннан Луганск Халык Республикасына ике тоннадан артык бәрәңге, өлкәннәр һәм балалар киемнәре комплектлары китерелгән. Биектау районы биш тоннадан артык сезонлы яшелчә һәм бер тонна бакалея товарлары тапшырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, Лисичанск һәм Рубежноега ярдәм итү эше муниципаль районнар башлыклары белән даими хезмәттәшлектә алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot