Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның өч районы бөртекле культураларны урып-җыюга кереште
Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю башланды. Буа, Спас һәм Алексеевск районнары уҗым бодаен суктыра башлады. Культуралар өлгерүгә карап эшләргә массакүләм керешү планлаштырыла, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«Узган атнада авыл хуҗалыгы формированиеләрнең ашлык суктыру комплексын кабул итү комиссияләре булды. Ашлык суктыру комбайннарының, автотранспортның, ындыр табакларының һәм туфракны туңга сөрү агрегатларының әзерлеге кабул ителде», – диелә хәбәрдә.
Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Теләче, Тукай һәм Тәтеш районнарында авыл хуҗалыгы техникасының югары әзерлеге күзәтелгән.
Быел Татарстанда бөртеклеләр 1,2 миллионнан артык гектарда чәчелгән. Хәзер уҗым рапсы өлгерү стадиясендә, ул 16 мең гектар мәйданда чәчелгән.
Республикада барлыгы 38 элеватор исәпләнә, алар берьюлы 2,4 млн тонна ашлык саклый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз