news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына кергән

Татарстанның өч фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына кергән
Рамил Гали/архив

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең шорт-бите әзер. Конкурсның төп дүрт номинациясенә һәм «Милли конкурска» барлыгы 52 фильм сайлап алынган.

Татарстанның өч фильмы фестивальнең төп конкурсына кергән. Болар – Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаровның «823» тулы метражлы нәфис фильмы, Оксана Синчугованың «Краткая инструкция по вакцинации населения» кыска метражлы нәфис фильмы, Талия Төхфәтуллинаның «УРЫНдык» кыска метражлы документаль фильмы.

Оештыручылар хәбәр итүенчә конкурска 44 илдән 712 гариза кергән. Конкурска кергән 52 фильм 21 илдән: Россия, Иран, Сирия, Һиндстан, Гыйрак, Марокко, Таҗикстан, Төркия, Греция, Оман, Кыргызстан, Тунис, Пакистан, Бангладеш, Согуд Гарәбстаны, Бөекбритания, Сенегал, Непал, Казахстан, Мисыр, Алжир.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5 – 9 сентябрьдә үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100