news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Нурлат районында машина пошины бәрдергән һәм кюветка төшеп киткән

Республиканың Нурлат районындагы трассада машина йөртүче юлда килеп чыккан пошины бәрдергән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте 5 гыйнварда булган. Hyundai автомобиле йөртүчесе һәм аның пассажиры трассадан барганда юлга кинәт поши чабып чыккан. Машина хайванны бәрдергән һәм кюветка төшеп киткәң. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобильнең пассажиры җәрәхәтләр алган.

Ел башыннан бирле шундый биш очрак теркәлгән, дип билгеләп үтелә. Мондый инцидентларны булдырмас яки аларның нәтиҗәләрен киметү өчен белгечләр хәрәкәт тизлеген контрольдә тотарга киңәш итә. Юлда хайван килеп чыккан очракта, авария сигнализациясен кушарга һәм тизлекне машина тулысынча тукталганчыга кадәр киметергә кирәк.

Хәрәкәтнең юнәлешен үзгәртергә ярамый. Еш очракта машина йөртүчеләр һәм пассажирлар хайванга бәрелүдән түгел, ә бәрелгәннән соң каршы як полосага чыгу, трассадан төшеп китү яки әйләнү нәтиҗәсендә имгәнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot