news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Нурлат районынан Лисичанскига гуманитар йөк илттеләр

Татарстанның Нурлат районы вәкилләре республика шефлыгындагы Лисичанск шәһәренә адреслы гуманитар ярдәм тапшырды. Йөк шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге ихтыяҗларын тәэмин итү өчен билгеләнгән.

«Без торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эше өчен кирәкле канцелярия товарларын сатып алуга заявканы үтәдек. Бу район башлыгы Дамир Ишкенеев ярдәме белән эшләнде. Гуманитар йөк Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән бергә илтеп тапшырылды», — дип хәбәр итте «Всё для победы. Нурлат» фонды җитәкчесе Ришат Сафиуллин.

Сафиуллин әйтүенчә, бу Нурлат районы делегациясенең Лисичанскига беренче сәфәре түгел.

«Барган саен Лисичанск шәһәре яхшы якка үзгәрүне күреп кайтабыз. Безнең шефлыктагы шәһәрләргә адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез», – дип билгеләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot