Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе старт алды
![Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе старт алды](https://dumrt.ru/netcat_files/398/569/DSC_0344glfoto3005.jpg)
Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар. Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре дүшәмбедән җомгага кадәр эш сәгатьләрендә телефон аша татар һәм рус телләрендә консультацияләр бирергә әзер.
Документлар июль ахырына кадәр кабул ителә. Август башында кабул итү имтиханнары башлана. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөселман уку йортларында белем бирү көндезге, читтән торып һәм көндезге-читтән торып уку бүлекләрендә алып барыла. Гомумән алганда, быел республика мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, ә калган уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.
Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта һөнәри белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты, Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура), академик дәрәҗәсендәге белемне Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә.
Кабул итү көннәре һәм кагыйдәләре, шулай ук сынау имтиханнары турында тулырак мәгълүматны http://magarifrt.ru сайтында һәм беркетелгән кушымталардан алырга була, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз