news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның митинглар турында законына пикетлар тыелган урыннарның адреслары кертеләчәк

Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрүгә хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турындагы республика законына үзгәрешләр кертеләчәк.

Хәзерге вакытта закон проекты әзерлек стадиясендә. Закон проектын Татарстан Дәүләт Советына 1 февральгә кадәр кертергә тәкъдим ителде. Бу хакта парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында билгеле булды.

Узган елның декабрендә тиешле федераль законга үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, җыелышлар, митинглар, урам йөрешләре, демонстрацияләр үткәрү тыела торган урыннар исемлеге расланды, дип сөйләде республика Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов.

«РФ субъектларына җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру тыелган урыннарны үзләренә билгеләү хокукы бирелә. Алар моны төбәкнең тарихи, мәдәни яки башка объектив үзенчәлекләренә бәйле рәвештә билгели алачак. Шулай ук санап үтелгән чараларны уздыру, вакыт белән чикләнә торган башка урыннарны билгеләү хокукы», – дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта мондый урыннарны билгеләүче региональ законда адреслар яки бу урыннарның урнашуын күрсәтә торган ориентирлар булырга тиеш. «Шуңа бәйле рәвештә республика законына үзгәрешләр кертергә кирәк», – дип аңлатты Галимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100