news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Министрлар Кабинеты «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына түләү тәртибен яңартты

Татарстанның Министрлар Кабинеты «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына түләү тәртибен яңартты
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Татарстан Хөкүмәте Татарстанда формалашкан «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр тәртибенә төгәллек кертте һәм анда 260 меңнән 360 мең сумга кадәр арттыруны билгеләде. Шундый карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Хәрбиләргә түләүләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча арттырдылар, документны ул узган елның августында имзалаган иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу түләү хәрби хезмәткәрләрнең федераль түләүләренә өстәмә буларак бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot