news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Милли музее Бөтендөнья туризм көнендә акция игълан итә

Бу көнне билетларны ярты бәясе белән сатып алырга мөмкин булачак.

Татарстанның Милли музее Бөтендөнья туризм көнендә акция игълан итә
Илнар Төхбәтов/архив

27 сентябрьдә Бөтендөнья туризм көнендә Татарстан Милли музее һәм аның барлык филиалларына керү билетларын 50 процент ташлама белән сатып алырга мөмкин булачак.

«Моның өчен билет сатып алган вакытта «Туризм көне» дигән сүзне әйтергә кирәк булачак. Музейларга рәхим итегез», - хәбәр итте Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot