news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Менделеевск районы мәктәпләрендә көчле суыклар аркасында дәресләр булмаячак

Татарстанның Менделеевск муниципаль районы дүшәмбе көнне, 9 гыйнварда, һава температурасы түбән булу сәбәпле барлык шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә I-XI сыйныфларда укучылар өчен дәресләр үткәрелмәячәге турында карар кабул итте.

«Шулай ук балаларны мәктәп автобусларында йөртүне вакытлыча туктату һәм аларны муниципаль берәмлек чикләреннән чыгармау турында да карар кабул ителде», - дип хәбәр итте район башлыгы Радмир Беляев үзенең Telegram-каналында.

Район хакимиятендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 10 гыйнварда дәресләр үткәреләчәкме-юкмы һәм балаларны мәктәп автобусларында йөртүне вакытлыча туктату кирәкме дигән карар дүшәмбе көнне кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100