news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның медицина учреждениеләрендә 1400гә якын табиб җитми

Бүгенге көндә Татарстанда табибларга ихтыяҗ 1 395 кеше тәшкил итә. Алар арасында 68 педиатр һәм 28 акушер-гинеколог бар. Мондый мәгълүматлар ТР Министрлар Кабинеты карарында китерелә, ул коррупциягә каршы экспертиза уза.

Быел Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына специалитет программалары буенча укытуга 563 һәм ординатура программалары буенча 1108 квота бүлеп бирелгән. Алардан акушер-гинеколог белгечлеге буенча – 68 квота, диелә документтан.

Бүген Татарстанда кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә юнәлдерелгән ярдәм чаралары гамәлдә. Быелдан ТР Рәисе карары белән республикага Россиянең башка төбәкләреннән яки чит илләрдән күчеп килүче дефицитлы белгечлек табиблары 1 миллион сум акча ала алачак. Төп таләп – табиб белгечләргә кытлык булган дәүләт хастаханәсенә яки поликлиникасына урнашырга тиеш.

Проблеманы хәл итү өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Кадрларны хәл итү дирекциясен төзи. Дирекция эшенең төп юнәлешләреннән берсе яңа кадрлар җәлеп итү булачак. Бу бурычны дирекция составындагы кадрлар үзәге үтәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot