Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина учреждениеләрендә битлек кияргә киңәш итте
Медицина оешмаларына килүчеләргә һәм пациентларга элеккечә үк битлек кияргә киңәш ителә. «Татар-информ»га бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Министрлыкта искәртүләренчә, битлек кию бары тик медицина персоналына гына мәҗбүри. Бу профилактика чарасы Татарстанда кайбер ковид-чикләүләр бетерелгәндә дә саклана. Медицина учреждениеләренә килүчеләргә битлек киеп йөрү киңәш ителә.
«Медицина оешмаларында төрле вируслар йөри, шуңа күрә монда битлек режимы бетерелмәде диярлек. Хастаханәгә килгәндә, битлек кию мәҗбүри дигән таләп юк, әмма мин кияргә киңәш итәр идем, чөнки анда авыру кешеләр дә килә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз