news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның мәшгульлек үзәкләре махсус операциядә катнашучыларга үз эшен ачуда ярдәм итә

Быелдан Татарстанның мәшгульлек үзәкләре махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен шәхси карьера планнары әзерли. Махсус операциядә катнашучы һәркемгә махсус кураторлар беркетеләчәк, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.

«Элеккеге эш урынына кире кайту өчен һөнәри күнекмәләрне торгызу яки шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләрен исәпкә алып яңа белгечлек өчен белем туплау шундый карьера трекларының мисалы булырга мөмкин. Моннан тыш, моның элек алган һөнәр яки башка белгечлек буенча башка эш бирүчегә эшкә урнашуда булышу, шулай ук үз эшен ачу яисә үзмәшгуль сыйфатында рәсмиләштерүдә ярдәм итү дә булуы ихтимал», - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле ярдәм чаралары күрсәтелә, моңа шул исәптән өстенлекле хезмәт күрсәтү һәм эшкә урнаштыру, бушлай өстәмә белем бирү, инвалидлык очрагында һәм реабилитация узу урыннарында хезмәт күрсәтү керә.

«Махсус хәрби операция башланганнан алып 169 татарстанлы төбәк мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, 80 хәрби һәм аларның гаилә әгъзалары эшкә урнаштырылган, тагын 20 кеше курслар узган, мәшгульлек хезмәте белгечләре дүрт кешегә үз эшен ачарга ярдәм иткән», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Әйтик, элеккеге хәрбиләр «Нефть, газ һәм газ конденсаты табу операторы», «Машина йөртүче», «Кадрлар инспекторы», «Нейрочелтәрләр белән эшләү белгече», «Заправка станцияләре операторы», «HR-белгеч» программалары буенча белем алган.

Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүче һәркемгә өстәмә рәвештә һөнәри ориентация, психологик ярдәм, шулай ук социаль адаптация хезмәтләре күрсәтелә. Моннан тыш, Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен махсуслаштырылган ярминкәләр уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100