news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Мамадыш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган

Бүген Татарстанның Мамадыш районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

28 яшьлек кыз «Лада» автомобиле руле артында икенчел юл буйлап хәрәкәт иткәндә, юл чатында «ГАЗель» йөк машинасына юл бирмәгән. Бәрелүдән ике машина да кюветка очып китә, «ГАЗель» бер якка ава.

Һәлакәт нәтиҗәсендә кыз җәрәхәтләр ала, ә аның алгы утыргычта барган 50 яшьлек пассажиры урында ук үлә.

news_right_1
news_right_2
news_bot