Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Мамадыш районында төнге янгында ир-ат һәлак булган
Бүген төнге сәгать өчтә Мамадыш совхозы бистәсенең Үзәк урамында янгын чыккан. Ялкын телләре ике гаиләгә исәпләнгән бер катлы кирпеч йортның фатирын ялмап алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән, аның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгынны сүндергән вакытта ведомство хезмәткәрләре ир-ат мәетен табып алган. Мәрхүмнең шәхесе һәм фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз